Түләсәң – качмаслар

Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.
Бу хакта үзәкнең Инстаграмдагы битендә дә хәбәр ителә. Мондый җитәкчеләрнең берсе – төзелеш фирмасы директоры. Аннан башка, бу фирмада инженер һәм эретеп ябыштыручы эшли. Хезмәткәрләренә ул ай саен 13 мең сум акча түли икән. Ләкин хәзерге вакытта алар административ ялда. Оешмада эшчеләр озак тормый, еш алышына. Компания җитәкчесе аларның намуссызлыгыннан да зарланып алды.
Комиссия әгъзалары директорга мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәткәрләренә хакны арттырырга киңәш бирде.
Утырышта пенсия фонды, салым инспекциясе, социаль яклау идарәсе, прокуратура һ.б. оешмалар вәкилләре катнашты. Барлыгы биш оешма җитәкчесе һәм 11 физик зат белән сөйләшкәннәр. Барлык материаллар прокуратурага җибәрелгән.
Шушы көннәрдә Түбән Камага килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаганда шәһәрнең 95 компаниясендә хезмәт хаклары минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булуын искәртте.
Әгәр дә җитәкчегез сезгә ай саен 15400 сумнан да азрак түләсә, 8(8555) 42-41-39 номеры буенча икътисади үсеш һәм фаразлау бүлегенә шалтыратырга мөмкин.
Фото: https://ntr-24.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 апрель 2021 - 11:53Бу атнада 11 егет хәрби хезмәткә киткән Бу озату язгы-җәйге чакырылыш графигында – әле беренчесе генә.700
-
23 апрель 2021 - 11:21Хәйрия - хупланыла! Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2021 елның икенче яртысына “Туган як”ка яздыру дәвам итә.1300
-
23 апрель 2021 - 11:08Яшь буынны кайгыртып Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка юлламасында балалы гаиләләргә акча биреләчәге турында җиткерде.1400
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
23 апрель 2021 - 10:31Ялкынлы, утлы яз җитте, җирне төтенгә күмдеСоңгы араларда кырларда кипкән үләннәр, авылларда йортлар, ә шәһәрдә фатирлар яну очраклары ешайды. 15 апрельдән Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган сезон башланды.1600
-
20 апрель 2021 - 13:06Данилның якын дуслары Түбән Каманың атаклы пәһлеваны Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында бер төркем юбилярлар бүләкләнде. Аларның икесе – Данилның якын дуслары булган көрәш ветераннары Рафаил Хәйруллин һәм Корбан Галиев.17300
-
20 апрель 2021 - 10:50Еланнардан куркасызмы? Бер танышым узган ел гына алган бик матур бакчасын сатарга йөри. Сәбәбе – еланнар күп булуында ди. «Сукмакларда, агач төпләрендә, хәтта ишек тупсасында яталар. Төн җитсә бәдрәфкә барырга куркыныч» – ди ул. Бер карасаң, сайлап алган бакчаны тагын сату кызганыч, икенче карасаң, еланнар белән өйдәш булып яшәү мөмкинлеген уйлауга, тәнгә каз тәне чыга. Тузбаш кына булса да, шикләндерә шул. Мин инде үземчә аны тынычландырып, бу хәшәрәтләрдән котылу юлы бардыр бәлки, дип шактый эзләндем.8700
-
23 апрель 2021 - 10:31Ялкынлы, утлы яз җитте, җирне төтенгә күмде Соңгы араларда кырларда кипкән үләннәр, авылларда йортлар, ә шәһәрдә фатирлар яну очраклары ешайды. 15 апрельдән Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган сезон башланды.1600
-
23 апрель 2021 - 11:08Яшь буынны кайгыртып Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка юлламасында балалы гаиләләргә акча биреләчәге турында җиткерде.1400
-
23 апрель 2021 - 11:21Хәйрия - хупланыла! Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2021 елның икенче яртысына “Туган як”ка яздыру дәвам итә.1300
-
23 апрель 2021 - 11:53Бу атнада 11 егет хәрби хезмәткә киткән Бу озату язгы-җәйге чакырылыш графигында – әле беренчесе генә.700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика