Туган як

Түләргә туры килмәячәк

Күп функцияле үзәктә яңа хезмәт күрсәтелә.

Янгын чыгып яки табигый бәла-казалардан биналар, корылмалар җимерелсә, яраксыз хәлгә килсә, канундагы яңа төзәтмә нигезендә, аның хуҗасы салымнан азат ителә. Моның өчен күп функцияле үзәккә тиешле документларны (тикшерү акты, корылманың яраксыз хәлгә килүе хакында җирле хакимият органыннан, дәүләт янгын күзәтчелеге органыннан белешмәләр һ.б.) алып килеп, гариза язарга кирәк булачак. Хезмәт түләүсез күрсәтелә. Гаризагыз 15 көн эчендә каралып, корылмага зыян килүе чыккан көненнән салым түләү туктатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: