Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләргә теләмиләр

Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 500 миллион сумнан арткан. 100 мең сумнан артык бурычлары булган 1000 нән артык гаилә бар.

Нигездә, алар – исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы начар хәлле гаиләләр. Андыйларга штраф салу дә нәтиҗә бирми, чөнки беркая эшләмәгәч, аны ничек түләсеннәр? Гадәттә, бурычларын түләргә теләмәүчеләрнең квартирларындагы әйберләргә арест салалар яки хуҗаларны мәҗбүри эшләтәләр. Бурычлылар арасында, чыннан да, авыр хәлгә очрап, түләү мөмкинлекләре булмаганнары да бар. Дөрес, алар, өлешләп булса да, түлиләр. Шулай ук законны бозучыларга карата кискен чаралар да каралган, шулар арасында – квартирлардагы электрны, суны, канализацияне өзү. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев