Туган як

Түләргә онытмагыз

Салым инспекциясе бурычларны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген искәртә.

Күчемсез милек, транспорт булган физик затларны салымнарны вакытында түләүләрен сорыйлар. Салымның гомуми суммасы 100 сумнан артмаса яки рәсмиләштерүче органнарда тиешле мәгълүмат булмаса, гражданнарга белдерү җибәрелми. Белдерү физик затларның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына юллана, кабинетлары булмаса, хатны фатирларына китерәләр.  Шулай ук шәхси кабинет аша яки банкта түләргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: