Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләүләр көтелми

«Әнием лаеклы ялда, өлкән яшьтәге кеше. Күптән түгел аның телефонына бер хатын шалтыратып, Пенсия фондыннан 720 сум түләячәкләрен әйтә. Әмма моның өчен 1 ноябрьгә кадәр фондның үзенә барып гариза язарга кирәк икән. Бу дөресме? Вәсимә.»

Бу сорауга Пенсия фонды начальнигы урынбасары Людмила КУТИЛИНА җавап бирде:
– Дөрес түгел. Бу – Татарстанда соңгы вакытта киң таралыш алган алдауның тагын бер ысулы. Пенсионерларга хатын-кыз шалтыратып, Пенсия фондыннан 720 сум түләнәчәк дип вәгъдә бирә, 1 ноябрьгә кадәр гариза язарга кирәклеге турында да кисәтә. Әмма пенсия фондыннан бернинди түләүләр каралмаган. Әлеге хәбәр – алдакчылар эше. Шикле очраклар турында Татарстан Пенсия фондының телефоны буенча (843) 27-9-27-27 номерына шалтыратып, хәбәр итүегез сорала.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев