Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләүләр артканнан арта

Җәйнең икенче ае башланды. Ул безгә ниләр алып килер икән? 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түли башладык. Беренче тапкыр гыйнварда артуын НДС ка бәйләп аңлатканнар иде. Хәзер исә ул тагын 2,4 процентка күбрәк булачак.

Шулай ук 1 июльдән бензинга бәя үсәргә мөмкин. Моңа кадәр дәүләт һәм нефть корпорацияләре арасында бәясен арттырмау турында килешү булган. 
Торак йорт төзелешенә өлеш кертүче буларак катнашучыларны да яңалык көтә. Кешеләрнең акчалары банкта махсус счетларда сакланып, төзүчеләргә алар эш тәмамлангач кына тапшырылачак. Ә йортны җиткерү өчен оешмага банктан кредитлар алырга туры киләчәк. Акча түләүчеләрне яклау өчен кертелгән яңа кагыйдәләр шулай итеп фатир бәясе артуына китерергә мөмкин. 
Ел башыннан пенсия артып та, өстәмә социаль түләүләр алмыйча калган пенсионерларга ул түләүләр күчерелә башлаячак. Беренче төркем инвалид балаларны тәрбияләү өчен пенсия күләме 5500 сумнан 10000 сумга кадәр арта. Мондый ярдәмне эшләмәүче ата-аналар ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев