Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәкъдимнәре бар-барын...

Россия фәннәре академиясе, шәһәребездәге экология мәсьәләләрен хәл итү юлларын өйрәнә.

Шушы көннәрдә, Түбән Камада белгечләр катнашында эшлекле утырыш узды. Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков җитәкчелегендә узган бу киңәшмәдә сүз, атмосферада пычрану дәрәҗәсен киметү, медицина-санитар паспортизация проекты турында барды. Проект республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылыр дип көтелә.
Шулай ук, шәһәргә экологик йөкләнешне киметү буенча план төземәкче булалар. «Пычратучы матдәләрне ачыклау өчен төрле ысуллар кулланыла. Бәлки кайбер урыннарга махсус датчиклар куярбыз. Безнең конкрет тәкъдимнәребез дә бар, мәсәлән, агынты суларны чистарту яки юкка чыгару юллары», – дип аңлатты, Россия фәннәре академиясенең химия һәм материаллар фәннәре бүлеге академик-секретаре Михаил Егоров.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев