Туган як

Бердәм сервис ачылачак

Тиздән хакимият органнарына дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон мөрәҗәгать җибәрү өчен бердәм сервис барлыкка киләчәк.

Бу гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турындагы законга төзәтмәләр проектына нигезләнгән, дип хәбәр итә прокурор ярдәмчесе Ренал Гәрәев. Электрон мөрәҗәгатьләрне җибәрү, теркәү, эшкәртү һәм карау тәртибен һәм срогын РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Ул мондый мөрәҗәгатьләрне карауның кыска срогын билгели алачак. Хәзер хакимиятнең төрле органнарына электрон мөрәҗәгать бирү өчен бердәм ресурс юк. Гадәттә, аларны теге яки бу органның интернет-кабул итү бүлмәсе аша җибәрәләр. Шулай ук кәгазь мөрәҗәгатьләрне КФҮ аша җибәрү мөмкинлеген булдыру да тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: