Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тикшерделәр

Шәһәребезнең балалар бакчаларын яңа уку елына әзерлек буенча тикшерәләр. Махсус комиссия барлык янгын куркынычсызлыгына, аш-су блогының тәэмин ителешенә, методик материаллар күләменә һ.б. игътибар бирә.

Комиссия, беренчеләрдән булып 40 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә керде. Янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Эльмира Илалова сигнал бирү системасының төзеклеген, ут сүндергечләр белән куллана алу дәрәҗәсен тикшерде. Бакчага шулай ук ЮХИДИ инспекторлары, «Росгвардия» хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү һәм сәламәтлек саклау идарәләре вәкилләре дә килде. Белгечләр матди-техник тәэмин ителешкә, дидактик материалларга, балаларны тукландыруның оештырылуына, сабыйлар куркынычсызлыгы чараларына игътибар бирделәр. 40 нчы балалар бакчасы мөдире Галина Заһидуллина әйтүенчә, яңа уку елына зур әзерлек эше башкарылган, һәр төркем уен һәм уку әсбапларын яңарткан.  
Комиссия әгъзалары бакчага уңай бәя биреп, кайбер кимчелекләрне төзәтергә киңәш итте. Атна ахырына кадәр барлык учреждениеләрне тикшереп чыгарга тиешләр. Ә соңгы эш итеп, араларыннан иң яхшысын сайлаячаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев