Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тиен сумны саклыймы?

Сезнең дә игътибар иткәнегез бармы ул, әллә минем генә күзем төшәме, хәзер халык юлда яткан 5, 10, 50 тиен акчаларны алып мәшәкатьләнми.

Халык шулай нык баеганмы, әллә иелеп алырга иренәләрме – белмим. Әйдәгез, кибетләрдә йөреп, иң арзан әйберләрне карап алыйк. Сүз дә юк, бүгенге көндә кесәңдә ун сум акчаң булса, берни дә ала алмыйсың. Ә СССРда ярты ай яшәргә мөмкин булган илле сумга хәзерге бер ипи яки күмәч алырга була. Бу акча бер литр сөткә җитми, ә соңгы вакытларда минем ярты литрлы сөт пакетлары күргәнем юк. Ярар, тагын бер дистә йомырка алырга була. Тик бу очракта иписез каласың инде. Халык телендә «бич-пакет» дип йөртелгән токмач алырга була. Шәхси кибетләргә керсәң, сатучыларның кайберләре яшелчә, җиләк-җимешләрне берәмләп, конфет-печеньены 100 граммлап бирергә мөмкиннәр. Бик озак эзләсәң, он да табып була.
Ярар, кесәңдә иллелек шыгырдап торса, чат саен урнашкан камыр азыклары сатучы киосклардан ни дә булса алып, тамак ялгарга мөмкин. Азык-төлектән менә шулар булса, кием-салымнан нәрсә тия беләсезме? Бер юуда ертыла торган юка носки алып була – шуның белән вәссәлам!
Күргәнегезчә, илле сум акчага әле азык-төлектән ни дә булса алырга мөмкин, ә кием-салымга килгәндә М. Мәһдиев әйтмешли «едва ли». Ирексездән СССР заманнарындагы бер тиенгә бер шырпы, яки биш тиенгә кинога кергән чаклар искә төште. Кесәңдә бер сум акчаң булса, район үзәгеннән әйләнеп кайтып була иде.
Мин боларны нәрсә өчен яздыммы?.. Ун мең сум пенсия алып, шуның яртысын квартплатага түләп яшәүче әби-бабайларның ничек яшәүләрен күреп, җан әрнегәнгә. Алар булганының кадерен белеп, бәрәкәт белән яши алалар. Ә кемнәргәдер, күпме булса да җитми.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев