Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Теләсәң, шартлар бар

1нче балалар поликлиникасы мөдире Ольга Митина һәм балалар хастаханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Эльвира Семенова Ижау медицина академиясенә барып, дәвалау һәм педиатрия факультеты студентлары белән очрашканнар.

Алар булачак табибларга шәһәребезнең балалар хастаханәсе эше турында сөйләгәннәр, студентларны эшкә чакырганнар. Әйтергә кирәк, Түбән Камада яшь табиблар өчен уңайлы шартлар тудырыла: торак сатып алу өчен ТР хөкүмәтеннән грант бүлеп бирелә; арендалы торак алырга мөмкинлек бар (яңа төзелгән йортларда ике бүлмәле фатирлар), аның коммуналь хезмәтләре өчен генә түләргә кирәк булачак; өстәвенә акчалата ярдәм каралган. Әйтергә кирәк, соңгы елларда шәһәребез хастаханәләренә эшкә яшь белгечләр Ижаудан гына түгел, Дагстаннан һәм Башкортстаннан да килә. Ә инде башка юнәлеш буенча эшләргә теләсәгез, хастаханә ярдәм итә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X