Туган як

Тел – кешенең җан сулышы

21 февральдә илебезнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Түбән Камада да, Халыкара туган тел көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бу күркәм гадәт Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 1976 елдан башланган. Дөньяда барлыгы 6700 тел бар, бүген инде ул 5500 гә генә калган, чөнки һәр ай саен ике тел юкка чыга икән. Кулланышы...

21 февральдә илебезнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Түбән Камада да, Халыкара туган тел көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бу күркәм гадәт Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 1976 елдан башланган.
Дөньяда барлыгы 6700 тел бар, бүген инде ул 5500 гә генә калган, чөнки һәр ай саен ике тел юкка чыга икән. Кулланышы буенча татар теле барлык телләр арасында дөньяда 14нче урынны били. Татар телен белгән кеше төрки телдәге 41 милләт вәкиле белән тылмачсыз аралаша ала. «Татарга тылмач кирәкми», дигән мәкаль шуңа ишарәдер, күрәмсең. Рус телен дә белгән кеше 19 славян телендәге милләт вәкиле белән аңлаша ала. Ике телне дә белгән кеше 60 төрле(!) милләт вәкиле белән аралаша алачак.
Шуңа да карамастан без бүген бик каршылыклы заманда яшибез. Телләрнең кайсысын өйрәнү әһәмиятлерәк икәнлеге турында кайбер ата-аналар арасында бәхәс купты. Мондый бәхәсләр наданлыктан гына. Кеше никадәр күбрәк тел белсә, аның эчке дөньясы да шулкадәр баерак була. Бала үзенең ата-анасына, милләтенә ихтирам-хөрмәтен үз ана телендә сөйләшә белүе белән исбат итә. Әти-әнисен ярата икән, ул ул аның телен, моңын, гореф-гадәтләрен белеп үсәргә тиеш. Югыйсә, бала чын шәхес булып җитлекми, бу - табигать кануны. Без борынгыдан бай мирасы булган мәдәниятле халык, бердәм булсак, беркайчан да югалмабыз.
Шуңа да бүгенге шартларда уку-укыту алымнарын камилләштереп, балаларыбызда телебезгә, милләтебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт, хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләрдәй дәреслекләр һәм укыту программалары булдыра алсак иде. Бүген милләтнең язмышы мәктәп кулында, гаиләдә генә татарча сөйләшеп, милләтебезне саклап калып булмый. Әгәр дә балаларыбызны туган телләреннән биздерсәк, аның ахыры хәерле булмас.
Безгә телне саклауда бердәм булырга кирәк. Татар телендә иҗат итүче әдипләре безнең китапларын уку, милли газета-журналлар алдыру, татарча радио-телевидение тапшыруларын карау да телне өйрәнүдә зур этәргеч бирә. Шуны онытмаска иде: иң элек тел, аннары дин китә. Ана телен белмәгән бала үз асылын тиз югалтачак. Милли әдәбиятыбыз нигезендә, балаларыбызга үз телебездә дөньяви белем бирә алсак, алар да кыйблаларын югалтмыйча тормышта үз урыннарын табарлар иде. Бүген алар телевизор, интернет аркылы көнбатыш илләрендәге фән казанышларын гына түгел, әдәп-әхлагын югалткан кешелек дөньясының яшәү рәвешләрен дә күңелләренә сеңдерә баралар. Бүгенге көндә телебезне укытуда нинди генә авыр шартлар булмасын, без ана телебезне дә, меңьеллык әдәбиятыбызны да һәм чын тарихыбызны да балаларыбызга өйрәтергә бурычлы.
Әдәбиятның нигезендә миллилек ята, ул баланың яшәү рәвешенә, милли үзаңын үстерүгә зур өлеш кертә. Булган мөмкинлекләрдән бүгеннән үк файдаланырга кирәк. Бу уңайдан, быел да шәһәребез китапханәләрендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары белән берлектә әдәби кичәләр, күренекле шәхесләребез турында әңгәмә-дәресләр уздырыла. Шул дәресләрдә укытучылары белән бергә мәктәп балалары һәм көллият студентлары да активрак катнашсалар иде. Алдагы көннәребездә дә туган телебез чишмәсеннән бизмичә, көй-моңнарыбыз белән ләззәтләнеп, мөхтәрәм милләт булып яшәргә насыйп булсын иде.
Татар теле
Өйрән, бала, анаң телен,
Иман иңәр күңелеңә.
Белсәң дә син башка телне,
Сөйләш туган телеңдә.
Ихтирам ит ата-анаңны,
Халкың гореф-гадәтен.
Гыйлемең җиһанны иңләр,
Үсеп китәр кодрәтең.
Туган телең - татар теле,
Мәгърифәткә баскыч ул.
Татар теленә генә түгел,
Кырык телгә ачкыч ул.
Үз милләтең өчен тырыш,
Бает туган илеңне.
Буыннан-буынга күчсен,
Сакла туган телеңне!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: