Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Театрга олуг мәхәббәт белән

2019 нчы ел Россиядә Театр елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә төрле чаралар уза. Ел дәвамында театр тарихы белән бәйле вакыйгаларны, талантлы шәхесләребез драматурглар, артистлар, режиссерлар эшчәнлеген чагылдырган «Театр – тылсымлы учак» дигән баш астындагы күргәзмә эшләп килә. Китап сөюче дусларыбыз, әле сентябрь аенда гына, күршеләребез Яр Чаллы драма еатры артистлары белән «Театр. Вакыт. Без» дип аталган әдәби-музыкаль кичәне карап ял иттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Бу язмам Түбән Кама муниципаль районы Мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган «Жила-была книга» конкурсы турында. Әлеге бәйгенең нигезләмәсе кулыма эләккәч тә, күңелемнән «Безнең клуб, һичшиксез, анда катнашырга тиеш» дигән уй йөгереп узды. Чөнки «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче өлкән буын вәкилләре арасында талантлы түбәнкамалылар шактый. Үзләре җырга-моңга, сәнгатькә гашыйк, каләм дә тибрәтә. Ләкин тормышта «хәтерем юк» дип зарланучыларны еш ишеткәнгә, алынырлармы бу эшкә, дигән курку да бар иде. Шулай да, клубыбыз әгъзалары белән сөйләшкәннән соң, тәвәккәлләп әзерләнә башладык. Уйнар өчен, шәһәребездә милли мәдәниятне үстерүдә 30 елдан артык хезмәт иткән кеше – беренче үзешчән татар театры, балаларның «Әллүки» театрына нигез салучы, сценарийлар авторы, режиссер Наил Нуретдиновның «Суйган казлар да оча» дигән әсәрен сайлап алдык. Әлеге әсәрне алуыбыз да очраклы түгел, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераннарын алдау очраклары соңгы вакытта еш күзәтелә.
Ниһаять, бәйге үтәсе көн дә килеп җитте. «Типте йөрәк, милләтемнең җанын җылытырга теләп» китабын халыкка ирештерүче, Наил Нуретдиновның тормыш иптәше Зәлифә ханым улы Азат белән килгән иде. Алар артистларыбызны рухландырып, теләктәшлек белдерделәр. Конкурсның шартлары буенча рольләрне башкаручылар артистлык сәләте, сәхнә сәнгатен белү, декорация һәм костюмнар буенча бәяләнделәр. Бер ай дәвамында әзерләнгән хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә сөенечле: «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары Миңниса Гаязова, Мария Сәетова һәм Елизавета Елисееваның чыгышы беренче урынга лаек булды. Икенче урынны Иске Чишмә авылы һәм 1 нче китапханәгә йөрүче ветераннар бүлеште. Үзәк китапханәдә эшләп килүче «Молодые душой» клубы әгъзаларына «Рус классикасына мәхәббәт» номинациясе бирелде. Олы буын вәкилләренең кайберләре сәхнәгә тәүге тапкыр чыксалар да, сынатмадылар, ә киресенчә, үзләренең рольләрен оста итеп башкарулары белән, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын таң калдырдылар. Һәвәскәр артистларыбызга киләчәктә дә бу чыгышлары соңгысы булмас дигән өметтә калабыз һәм иҗат уңышлары телибез. Ә инде үзләренең ял сәгатьләрен кызыклы һәм файдалы үткәрергә теләүче өлкән буын вәкилләрен чәршәмбе көннәрендә 15:00 сәгатьтә китапханәбездә көтеп калабыз.
Гөлфия МУСИНА, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре.
Фото vk.com/tukai_nk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев