Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Театр елын каршылап

Яңа ел алдыннан Каенлы мәдәният йортында «Театр яктылыкка илтә...» дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Ул 22 декабрьдә беренче татар спектакле куелуга, ягъни татар театрының туган көненә һәм якынлашып килүче Театр елына багышланды.

Бу кичәдә 2018 елда юбилейлары үткәрелгән драматурглар Сәет Кальметовның (100 ел), Хәй Вахитның (100 ел), Данил Салиховның (60 яшь), Хәбир Ибраһимның (60 яшь) тормыш юллары һәм иҗатлары яктыртылды. 
Сәет Кальметовның «Уйланырсың, кодагый», Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт», Данил Салиховның «Язмыш», Хәбир Ибраһимның «Хатыным-алтыным», «Кызыма килер йөз кеше» спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде, җырчылар Айзат Шәйхетдинов, Разия Якупова, Айсинә Мингәрәева спектакльләрдән җырлар башкардылар. Өзекләрдә исә авылыбызда яшәүче төрле һөнәр ияләре – балалар бакчасында эшләүчеләр Надия Бузикова, Резедә Бикчәнтәева, Илфат Яруллин, Рүзилә Гайнетдиновалар, укытучылар Әхмәтсәгыйрь Гарипов, Рөстәм Сөләйманов, авыл җирлеге сәркатибе Гүзәлия Садыйкова, медицина хезмәткәре Нәзирә Әюпова, мәктәп укучылары Алия Хәбирова, Антоний Чачакаевлар һәм Шәңгәлче халык театры артистлары Нәзирә Гыйлаҗетдинова, Эльвира Гыйматдинова, Айнур Әзһәмов катнашты. Һәрберсенең дә исемен атап үтәсем килде, чөнки алар рольләрне зур осталык белән башкардылар. Авыр хезмәт көненнән соң кичләрен клубка килеп, ай буе өйрәнеп, тамашачыларны сөендергәннәре өчен үзешчән артистларга мәдәният хезмәткәрләре дә, авыл халкы да бик рәхмәтле.
Театр темасы Каенлы өчен бик тә якын, беренчедән, аның тарихы зур – быел Каенлы авылында беренче спектакль куелуга 98 ел тулды. 1920 елда укучылар куя аны. Алар сценарий буенча, суфлер ярдәмендә куярга кирәк икәнлеген дә белмиләр. Кызыл Чапчак авылында күреп кайткан «Бәхет кошы» спектакленнән нәрсә хәтердә калган, шуны уйныйлар. Чаршау, паласлар алып киләләр, утыргычларны тезеп, сәхнә ясыйлар. Менә шул вакытлардан бирле авылның театр сөюче үзешчәннәре ел саен бер-ике спектакль өйрәнеп, авыл тамашачысына тәкъдим итә. Күп еллар күрше-тирә авылларга да барып театр сөючеләрне сөендерәләр. 
Соңгы елларда мәдәният йортында халык театры статусын алган «Тамаша» театры эшләп килә, аның режиссеры Разия Якупова. Әйтергә кирәк, бик уңышлы эшли. Берничә ел рәттән республика күләмендәге «Идел-йорт» халык театрлары фестивалендә катнаштык. Соңгы ике елда зона ярышларында җиңеп, Казан сәхнәсендә күренекле театр белгечләре, артистлар, композиторлардан торган мәртәбәле жюри һәм зәвыклы башкалабыз тамашачасы каршында чыгыш ясау бәхетенә ирештек, дипломнар белән бүләкләндек. Әле күптән түгел генә режиссерыбыз Р.Якупова фестивальне йомгаклау чарасында булды, спектакльнең куелышы һәм «Иң яхшы хатын-кыз ансамбле» номинациясендә җиңгән өчен дипломнар һәм акчалата бүләкләр алып кайтты. 
Театр елын менә шундый уңышлар белән каршыладык. 
Флера ГАРИПОВА, китапханәче.
Автор фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев