Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалыларны үз итеп

Балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрә Альбина Мортазина белән очрашу кичәсе узды. Шәһәребездә озак еллар яшәп иҗат иткән автор хәзер Казанда төпләнгән. Әмма җанына якын булган Түбән Камага еш кайта, чөнки биредә – якыннары, элекке хезмәттәшләре, каләмдәшләре.

«Шигырьләрдә – мин үзем» дип исемләнгән кичәгә мәктәп укучылары һәм авторның иҗатын сөючеләр җыелды. Альбина ханымның үзен зәвыклы, шул ук вакытта гади итеп тотуы сокландыра. Көләч күзләреннән нур чәчелә кебек. Тамашачылар белән ул балачак хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләр яза башлаган вакытын искә алды. 
Тумышы белән Альбина ханым Азнакай районыннан. Гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Авылда туып үскән кешеләрнең күңелләре бик нечкә була, алар матурлыкны күрә белә. Менә ул да бар күргәнен, тойганын шигырь юлларына сала алган. 2003 елда –  «Тормыш яме», 2011 елда – «Яңгыр моңы», 2014 елда – «Чатыр тауга йолдыз ява» җыентыклары дөнья күргән. Быел көзен ул укучыларын тагын бер китап – «Үреләм дә карыйм» китабы белән шатландырды. Анда кергән шигырьләр төрле темаларга багышланган: милләт, туган як, әти-әни, яшьлек, мәхәббәт, фәлсәфи лирика, шул ук вакытта шаян әсәрләр дә бар. Альбина ханым кичәдә җыентыкка кергән иҗат җимешләрен укыды. Аның шигырьләрен укучылар да сөйләде. Шигырьләренә язган җырларны Айдар Галимов, Илдар Хәкимов, Рамил Әсхәдуллин кебек җырчылар башкара.  
Альбина Мортазина күп кенә илләр күргән, мәсәлән, 60 яшьлек юбилеен ул Парижда каршылый. Шул турыда шигырь дә яза.
– Мин Түбән Камага һәрчак сагынып кайтам. Биредә озак еллар 2 нче китапханәдә эшләдем, элекке хезмәттәшләрем белән аралашып торабыз. Чакырып, мондый кичә үткәрүләренә зур рәхмәт, – дип уртаклашты тәэсирләре белән Альбина ханым. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: бәйрәм мизгеле. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X