Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар үзиреклеләргә еш мөрәҗәгать итә

Шәһәрдәшләргә ярдәм итүчеләр азык-төлек тә алып кайта, даруханәгә дә бара, кирәк булса SMS-хәбәр җибәрә, эт белән урамга чыгып керә. Алар көн саен 12-20 шалтырату кабул итәләр.

Һәр шалтыратучыга аерым номер бирелә, үзирекленең дә номеры бар. Аны мөрәҗәгать итүче һәм ярдәм күрсәтүче генә белә. Өстәвенә, аларны киемнән дә танып була – үзиреклеләр куртка һәм исеме язылган бейсболка кия.
Хокук сакчылары да үз ветераннарын кайгыртуларын дәвам итә. Мәсәлән, Рафаил Газизов озак еллар дәвамында махсус комендатурада, милициядә, тәртип саклау пунктында хезмәт куйган. Инде менә үзизоляция режимын саклый. Бәхетенә, ярдәм итүчеләр табылган: кибеткә дә, даруханәгә дә барып кайталар. Полиция хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр дә уздыра.
Күп кенә йортларның подъездларына «Кибеттән азык-төлек алып кайтам», «Ярдәм кирәксә, мөрәҗәгать итегез» дигән игъланнар ябыштырылган. Күршеләрнең кешелеклелеге шундый вакытта күренә дә инде. Тынычлык урамындагы 58 нче йорт өчен җаваплы Зәбирә Корбангалиева өлкән кешеләрне кайгыртуны үз өстенә алган. Көн саен алар өчен кибеткә, даруханәгә бара. «Урамга чыгасылары килсә дә, ярамаганлыгын аңлатам. Чәй янына тәм-томнар алып кайтам аларга», – дип аңлата. Зәбирә ханымны йортта барысы да белә, ул үз вазифаларын 25 ел дәвамында намуслы башкара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев