Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар сайлауда актив катнашты

Төгәл бер атна элек мәктәпләрдә яңа уку елы башлану – Белем көне гөрләп узган иде. 8 сентябрьдә уку йортларында кабат бәйрәм рухы сизелде. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне, чыннан да, үзенчәлекле бәйрәм кебек булды. Мәктәпкә керү урыннары шарлар белән бизәлгән, җыр-музыка, янәшәдә һәм биналарның эчендә дә сәүдә нокталары эшләде. Сайлаучылар үзләре дә шат күңелле.

Сайлау участокларына иртәдән үк берәмләп тә, төркемләп тә, гаиләләре белән дә кешеләр агылды. Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә 2252нче һәм 2253нче сайлау комиссияләре урнашкан. Биредә бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек хөкем сөрә. Комиссия рәисләре, халыкны кабул итүче сәркатип кызлар, хокук сакчылары, читтән килгән күзәтүчеләр – барысы да үз урыннарында. 2252 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Бигашев халыкның килүеннән канәгать. “Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга күпчелек шәһәрдәшләр җаваплы карый. Иртәдән үк үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә ашыга башладылар”, – диде ул.

Сайлауга килүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать иттем. Шакиров Рәйхан исемле икән. Ул хатыны белән парлап килгән: “Без сайлауларга һәрвакыт теләп барабыз. Чөнки республикабызның, туган шәһәребезнең алга таба үсеше, нәкъ менә бүген кемне сайлавыбызга бәйле. Мин бүген дә җәмәгатем белән килдем. Кемнәрне сайлау буенча, өйдә бераз киңәшләшеп тә алдык. Монысы да табигый. Үзебезгә кулай кандидатка ышаныч белдерәсебез килә”, – диде ул.

Сайлауга килгән пенсионер Гөлнур Габитованың да теләге изгедән: “Соңгы елларда шәһәребез күзгә күренеп матурлана, юллар яңартыла, ишегаллары яхшыра, төрле социаль объектлар ачыла. Менә безнең Бакый Урманче урамын ничек матур, заманча итеп төзекләндерәләр. Яшәве күңелле.  Шәһәребез тагын да матур булсын, яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылсын! Сайлауларда битараф булмыйк. Киләчәккә өмет белән яшик!” – диде Гөлнур ханым.

Көн матур булгач, мәктәпләрнең ишегалларына өстәлләр, урындыклар куйганнар: сайлап чыккач, кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин.

Бүген биредә кан басымын үлчәтү, гриппка каршы вакцина ясату да  оештырылган иде. 1нче поликлиниканың шәфкать туташы Флера Сәлахова теләгән кешеләрнең кан басымын үлчи. Арырак уңайлы бүлмәдә, гриппка каршы бушлай вакцина ясау оештырылган. Мин кергәндә анда берничә кеше чират та тора иде хәтта. 

32нче мәктәптә 2243нче, 2244 нче, 2245 нче участок сайлау комиссияләре эшли. Сайлаучыларга  уңайлы булсын өчен, стенага кайсы адрес буенча кая барырга икәнлеге күрсәтелгән мәгълүмат такталары беркетелгән. Коридорда сәүдә нокталары, ашханәдә кулинария әйберләре сату оештырылган. Авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәсе дә бар. Укучылар концерт куя. Җыр-бию, күңелле авазлар яңгырап тора. Шулай ук бушлай вакцина ясату оештырылган

2244 Сайлау комиссиясе рәисе Альфред Сарсазов:

– Бүген иртәдән үк сайлаучылар активлык күрсәтәләр. 9лар тирәсендә килүчеләр бераз азайган иде. Хәзер менә участокларга тагын күпләп килә башладылар, – диде.

Мондагы сайлау участокларында да тәртип хөкем сөрде. Читтән килгән бәйсез күзәтүчеләр сайлауның гаделлеген җентекләп күзәттәләр. Кызыксынуыма каршы: “Сайлау яхшы оештырылган, барысы да гадел бара”, – диделәр.

Фәрит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев