Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар өчен тылсымлы төн

Г.Тукай исемендәге үзәк һәм «Апуш» балалар китапханәләрендә «Китапханәдә төн» («Библионочь») Россиякүләм акциясе узды. «Китап тылсымы» дип исемләнгән чарада балалар да, олылар да теләп катнашты.

Бу көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә килүчеләрне яраткан әкият геройлары каршы алды. Балалар белән әйлән-бәйлән уйнап, бергәләп фотога төштеләр. 
Китапханә хезмәткәрләре әйтүенчә, быел акциядә катнашырга теләүчеләр башка еллар белән чагыштырганда күбрәк. Сүз уңаеннан, «Китапханәдә төн» инде  бишенче ел рәттән үткәрелде. Элек китапханә эше бер-ике сәгатькә генә озайтылган булса, быел шәһәрдәшләр төнге 12 дә генә таралыштылар.  
Чаралар 18.00 сәгатьтә башланды. Китапханәләрдә төрле чаралар оештырылган иде. Нәниләр өчен «Әдәби геройлар» программасы күрсәтелде. Бер-бер артлы төрле әкият персонажлары чыгып, балаларны уйнатты, җырлатты һәм биетте. Икенче залда малайлар һәм кызлар китапка кыстыргычлар ясадылар. 12-14  яшьлек үсмерләр интеллектуаль уенда катнашты. Аерым бер бүлмәдә 6 нчы китапханә хезмәткәрләре Джоан Роулинг әсәре буенча «Гарри Поттерның тылсымлы сәгате» чарасын уздырдылар. Биредә төнәтмәләр кайнаттылар, тылсымлы таякчыклар ясарга өйрәнделәр.
Китапханә кафесы янында төрле яшьтәгеләр уңайлы диваннарга утырып, төрле мультфильм һәм кинофильмнарда яңгыраган җырларны  искә төшерделәр. 20.00 сәгатьтә акциягә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар кушылды. Алар командалы уеннарда, музыкаль-шигъри батлда катнаштылар. Акция кинофильм карау белән тәмамланды. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X