Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар Болгарга барды

15 июньдә Болгарда ел саен уздырылып күркәм гадәткә әверелгән зур җыен булды. Ул 922 елда Идел буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә багышланды.

Әлеге чарада түбәнкамалылар да актив катнашты. Сәфәргә чыгарга теләк белдергән шәһәр кешеләреннән тыш, Болгарга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, һ.б. җирле хакимият вәкилләре дә килде. 
Сәфәргә баручы түбәнкамалыларны ашату-эчертүне Җәмигъ мәчете үз өстенә алды: алдан ук җибәрелгән махсус төркем, бер төн эчендә, 200 кешегә пылау әзерләү өчен шартлар тудырды. Баш пешекче итеп җибәрелгән Айрат Зәбировның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе бар иде инде. Мәхәллә кешеләренең ирекле ярдәме һәм шәһәр хакимияте ягыннан күрсәтелгән ярдәм быел түбәнкамалыларны гына түгел, ә Болгарның башка кунакларын тукландыру да мөмкин булды... 
Зур чара башланганда күктә Салават күпере күренде. Кояш баешы ягындагы матур, шул ук вакытта бераз шомлы да булган бу күренеш, фаҗигале үткәннәребезне искә төшерде, алтын гөмбәз бүгенге уңышлар турында сөйләде, ә күктәге Салават күпере киләчәккә өмет уятты!
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.
Фәнис Кадыровның фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев