Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар ашыкмый

Татарстанда «Өлкән кешеләрне тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр» («Приёмная семья для пожилого человека») проектын тормышка ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта анда 34 гаилә катнаша. Тәрбиягә алу буенча Зәй шәһәре беренче урында тора – анда өч гаилә өлкән яшьтәге кешеләрне үз канатлары астына алган. Ә менә Түбән Камада әлегә берәү дә теләк белдермәгән.

Проектның төп максаты – картлар йортларында гомер итүче әби-бабайларны яки инвалидларны гаиләгә кабул итеп, тиешле ярдәм күрсәтү. Шул ук вакытта гаиләнең барлык әгъзалары бу карар белән килешергә тиеш. 
Өлкән кешене тәрбиягә алганнарга моның өчен ай саен акча да түләнә. Өченче төркем яки инвалид булмаган кеше өчен – дүрт мең сум, икенче төркем инвалид өчен – алты мең сум, беренче төркем инвалид өчен сигез мең сум акча бирелә. Моннан кала, өлкән кеше гаилә бюджетына айлык кеременең 75 процентка кадәрен кертергә тиеш була.   
Шунысы да бар: тәрбиягә  бары тик туган тиешле булмаган кешене генә алырга мөмкин. Татарстанның Гаилә кодексы буенча, ата-аналарны карау өчен акча түләнми. 
Тулырак мәгълүматны Кайманов урамындагы 16 а йортында алырга була. Телефоннар: 36-75-49, 36-75-503.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X