Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Уратма авылында Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена чыгарылган медаль тапшыру тантанасы узды

Гүзәл яшьлек елларын иң авыр, иң изге хезмәткә багышлаган тыл ветераннары чакырылды.

Кунакларны сәламләп, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин: «Картаймагыз әле, балаларыгызның хөрмәтен тоеп, җиңүнең 80 еллыгын да күрергә насый булсын сезгә» дип, җылы теләкләрен җиткерде. Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов өлкән буын кешеләре белән якын итеп рәхәтләнеп аралаша, әлеге буын кешеләренә аеруча хөрмәт белән карый. Үзенең рәхмәт сүзләрен: «Рәхмәт сезгә, тылда калып барлык авырлыкларга түзә алган апалар, абыйлар! Бөек Җиңүдә сезның өлешегез чиксез! Бары сезнең ышаныч, тырышлык кына бу көннәрне күрергә насыйп иткәндер. Сезнең бу батырлыгыгыз алдында баш иям» – дип чәчәк бәйләмнәре өләште. Мәктәп директоры Исхак Мөхлисов та ветераннарга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Ә авылыбызның ветераннар Советы рәисе Галина Шестакова тәбрикләү сүзләрен җиткереп җыр башкарды. Кичә шундый җылы сүзләр, матур концерт номерлары белән аралашып барды. Авылыбыз талантлары Әлфинә Шиһапова, Чулпан Кәлимуллина, Азат Әхмәтшин чыгышлары, нәниләребез Зәринә, Аяз, Айзилә тәрбияче апалары Ландыш Сибгатуллина белән әзерләгән биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Бүгенге көнгә санаулы гына калган сугыш чоры балалары бар көчебезне әтиләребез тизрәк кайтсын дип тырыштык, дип, ул елларны күз яшьләре белән искә алдылар. Сугыш башланганда аларга нибары 12-14 яшь булган. Харис абый Әгъләмов истәлекләре белән уртаклашып: «Үгез җигеп басуда эшләгән җирдән, без, балаларны тыңламыйча үгезләрнең авылга кайтып китүләре үзәкне өзә иде» дип, хатирәләре белән уртаклашты. Фәридә Әхмәтшина һәм Асия Галиева авылыбыздан 35 чакрым ераклыкта урнашкан Поповка пристаненә симәнәгә баруларын сөйләгәндә кем генә битараф калды икән?.. Аякларында чабата, аркаларында бер пот чәчү орлыгы күтәргән, кечкенә генә кыз балаларның салкын, язгы кар суын ерып орлык ташуларын күз алдына китерүгә, күзгә яшьләр тула. Сугыш чоры балалары: «Эшкә түзеп була ул, ләкин ачлык үзәкне өзде, хәлне алды» диләр. Ул вакытлардагы бар авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән бу абый-апаларның күргәннәрен безгә беркайчан күрергә язмасын! Ачлы-туклы яшәп, туйганчы йокы да күрмәгән яшүсмерләргә сугыштан килгән кайгылы хәбәрләрне дә күтәрергә туры килә бит әле. Тол калган әниләренең бердәнбер ышанычлары, таяныр кешеләре булып калу да вакытыннан алда олыгайткандыр аларны. Җиңү хәбәрен Николаевка авылы янындагы басуда эшләгәндә ишетеп, бик куанышып, елаштык, – дип искә алды Насыйбуллина Саимә апа да.
Сугыш чоры балаларының истәлекләрен туплап, аларның батырлыгын килер буыннар истә тотсын өчен тарихка кертеп калдырып, исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, алар алдындагы изге бурычыбызны үти алсак иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев