Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камадан 65 студент яшь сугышчы курсын узды

Программада страйкбол, Кораллы Көчләр уставын, кул сугышы нигезләрен өйрәнү, һава-десант, укчы, инженер-сапер, радио - дисциплинасы нигезләрен өйрәнү каралган.

Түбән Кама химия-технология институты, «Наследие» хәрби-патриотик клубы белән берлектә, тугызынчы тапкыр 65 студент өчен яшь сугышчы курсын үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел уку җыеннары Кама Артегы базасында узды. Программада страйкбол, Кораллы Көчләр уставын, кул сугышы нигезләрен өйрәнү, һава-десант, укчы, инженер-сапер, радио — дисциплинасы нигезләрен өйрәнү каралган. НХТИ студентлары сафта әзерлек уздылар, беренче медицина ярдәмен күрсәтү күнекмәләрен ныгыттылар.

«Нефтехимик» эзтабарлар отряды сугышчылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашулар оештырылды. Курслар кысаларында студентлар шулай ук Түбән Кама РОСТО ДОСААФ автомәктәбендә булды, анда хәрби техника белән танышты.

фото:https://tat.e-nkama.ru/ 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X