Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада яшәүчеләр онлайн “Китапханәдә төн” акциясендә катнаша ала

Быел “Китапханәдә төн” онлайн-марафон форматында 25 апрельдән 9 майга кадәр узачак.

Акция Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Онлайн-марафон 25 апрельдә 16 сәгатьтә башлана.

Актерлар, язучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре хәрби корреспонденциядән, шәхси язмалардандан, шулай ук фронт һәм тыл тормышын яктырткан китаплардан өзекләр укыячаклар. Ә алга таба эстафетаны тамашачылар кабул итәчәк.

Теләгән һәркем әлеге акциядә катнаша ала. Моның өчен вилеоролик яздырып «Одноклассники», Инстаграм, ВКонтакте яки Youtube социаль челтәрләрендә #библионочь20 һәм #75словПобеды хэштеглары белән  урнаштырырга кирәк.

Видеоның озынлыгы 1 минутка сыешырга, ә текст 75 сүздән дә ким булмаска тиеш. Катнашуның тулы кагыйдәләрен сайтта карарга мөмкин: biblionight.culture.ru

Иң яхшы роликлар акция сайтында урнаштырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев