Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада яшәүче бер гаилә фатирындагы бүлмәләренә ишекләр сатып алырга теләп алданган

Кайсы гына йортка, фатирга керсәк тә, беренче чиратта, ишекләргә игътибар итәбез.

Төсенә, ясалган материалына, ныклыгына. Хәзерге вакытта ишекләрнең нинди генә төрләре һәм аларны сатучы нинди генә кибетләр юк! Әмма кайчак ишек сыйфаты гына түгел, хезмәт күрсәтү сыйфаты да аксый шул.

Түбән Камада яшәүче бер гаилә фатирындагы бүлмәләренә ишекләр сатып алырга теләп, кибеткә барган. Күңелләренә ошаганнарын сайлап алганнар, сатып алу килешүенә кул куеп, шунда ук ишек бәясен дә, кую хакын да түләгәннәр. Ишекләрне китергәннәр, куйганнар. Тик күпмедер вакыттан соң алар ачылмый һәм ябылмый башлаган. Билгеле, кулланучы озак уйламыйча, кибеткә барган, әмма дәгъва язып тормаган, чөнки аңа килеп, җитешсезлекләрне бетерергә вәгъдә биргәннәр. Шулай көтә-көтә берничә ай узган. Нәтиҗәсе булмагач, гаилә башлыгы ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Белгечләр аңа дәгъва язарга ярдәм иткәннәр.

Белеп торыгыз! РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы кануны буенча, сатучы (хезмәт күрсәтүче) килешүдә күрсәтелгән сыйфатлы товарны сатарга (хезмәт күрсәтергә) тиеш. Канунның 29нчы маддәсе нигезендә, кулланучы җитешсезлекләр тапкан очракта бушлай шул җитешсезлекләрне бетерүне яки бу товарны шундый ук әйбергә алыштыруны, я инде акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин.

Территориаль орган белгечләре, кибет директоры һәм хезмәткәрләре белән очрашып, канунны, кулланучы хокукларын аңлатканнар. Директорның күпме генә вәгъдә бирүенә карамастан, җитешсезлекләрнең бер өлеше генә бетерелгән.

Ярты елдан артык вакыт узып, сабырлыгы беткән ир судка биргән. Белгечләр аңа судка дәгъва язарга ярдәм иткәннәр һәм утырышта өченче зат буларак катнашырга ризалык биргәннәр. Әмма җавап бирүче беренче һәм икенче утырышка килмәгән. Бөтенләй өметен югалткан ир, инде эшне туктату уе белән өченче утырышка барса, кибет вәкиле дә килгән була. Вәкил хезмәткәрләрнең җитмәвеннән зарланган, дәгъваны да өлешчә генә таныган, кулланучының артык югары таләпләр куюын җиткереп, эшне үзара килешеп ябарга тәкъдим иткән. Кулланучы риза булган. Нәтиҗәдә, өч көн эчендә җавап бирүче үз вәгъдәсен үтәгән.

Сорауларыгыз булса, 8(8555) 36-63-76 номерына шалтыратырга яки Бызов урамындагы 20а йортына (3нче кат) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев