Туган як

Түбән Камада “СОлНЦе” (махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәк) мәктәп ачылырга мөмкин

Мондый белем бирү йорты Казанда бар. Анда 200 бала укый, шәһәребездә ачылса, 150гә кадәр укуны кабул итү ихтималы бар.

Мәктәпкә математика, физика, химия һәм башка шундый фәннәр белән кызыксынучы бала укыр дип көтелә. Һәр сыйныфта 15-20 укучы кабул ителә. 2021 елдан 5 нче, 6 нчы, 7 нче һәм 8 нче сыйныфлар җыймакчылар. Укучы, имтихан биргән фәннәрдән кала, башка фәннәрне ни дәрәҗәдә өйрәнәсен үзе сайлый.

Шәһәребез укытучылары башкала мөгаллимнәре белән тыгыз элемтәдә булачак. Мәктәп исә “Кванториум”ның өченче катында урнашачак. Уку бушлай. 24 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында “СОлНЦе” мәктәбенә нигез салучы  Павел Шмаков белән очрашу узачак. Сораулар булса, килегез.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: