Туган як

Түбән Камада федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядына яңа җитәкче билгеләнде

Бу вазифаны «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең янгын куркынычсызлыгы буенча баш белгече Камил Шиһапов үтәячәк.

Моңа кадәр ул 1988 елдан 44нче янгын сүндерү частендә хезмәт куйган, 1994 елда 33нче янгын сүндерү частен җитәкләгән, 2004 елдан Түбән Кама муниципаль районының күзәтчелек бүлеге начальнигы булып эшләгән.
Исегезгә төшерәбез, элек Түбән Камада федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды җитәкчесе вазифаларын Алексей Шаповалов үтәгән. Янгын куркынычсызлыгына 49 ел гомерен биргән бу шәхес отряд белән 32 ел җитәкчелек иткән.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: