Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада чаңгы узышлары буенча беренче ачык кубок уздырмакчылар

Ул 80 нче аерым чаңгычылар батальонына багышлана.

Чара 31 гыйнварда “Батыр” физик культура-сәламәтләндерү комплексы янында үтәчәк. Узышларда теләгән һәркем: спортчылар да, чаңгыга күптән түгел генә басканннар да катнаша алачак. Кешеләрне яшьләре буенча категорияләргә бүләчәкләр, һәркайсына аерым дистанция каралган. Җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Җыелу сәгать 10.30 да булачак, 11.00 сәгатьтә тантаналы ачу планлаштырган, 11.15 узышлар башлана. Дистанцияләр түбәндәгечә бүленгән: малайлар, ир-егетләр – 5 километр, хатын-кызлар 3 километр йөгерәчәк. Гаризалар ярышлар көнне иртәнге сәгать 10га кадәр sport.nk@tatar.ru электрон почта аша кабул ителә. Сорауларны 8-917-242-97-00, 8-917-287-58-44 номерларына шалтыратып, бирергә мөмкин.

Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр гаризаларны 30 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр юлларга тиеш.   

Фото: https://pixabay.com/ru/, https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев