Туган як

Түбән Камада Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр

Балалар икътисад, физика, астрономия, технология һәм физкультура фәннәреннән аеруча уңышка ирешкән.

Быел хәтта рекорд куелган: егет-кызларыбыз 24 Бөтенроссия олимпиадада җиңгән.  24 нче лицей-интернат укучысы Тимур Корбанов астрономия һәм физика буенча ярышларда бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Бүләкләнүчеләр арасында сукыр балалар өчен шакмаклар уйлап тапкан 32 нче гимназия укучысы Алексей Шремзер да булган. Бу балаларны әзерләгән укытучылар хезмәте дә тиешенчә бәяләнде.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: