Туган як

Түбән Камада Бөек Ватан сугышының 1944 елгы бер күренешен реконструкция итеп күрсәттеләр

Чара Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган иде.

Оештыручылар Кызыл Армия гаскәрләренең илебез чикләренннән чыгуны чагылдырырга теләделәр. Күренештә 50 дән артык кеше – Татарстанның тарихи һәм ватанпәрвәрләр клублары әгъзалары катнашкан. Киемнәре дә чорына туры килгән. Тамашачылар ул вакыттагы пушканы, немец бронеавтомобилен, Т-70 танкын һ.б. уникаль техниканы күрү бәхетенә ирештеләр.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: