Туган як

«Түбән Кама театры берсенә дә охшамаган»

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Түбән Каманың Халык иҗаты йортында бу уңайдан Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрына багышлап «Беркем дә каршы торалмый сәхнә әйләнешенә» дип исемләнгән «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсе узды.

Сүз уңаеннан, театр киләсе елда 30 еллыгын да билгеләп үтәчәк. Ул 1989 елда театр студиясе булып оеша. Аннары – татар яшьләре театры, татар драма театры, дәүләт статусы бирелә һәм, ниһаять, 2012 елда Т.Миңнуллин исеме алу дәрәҗәсенә ирешә. Репертуардагы 100 дән артык спектакльнең 40 ы агымдагы репертуарга керә. Алар арасында татар, рус, чит ил драматурглары иҗат иткән әсәрләр. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин. Ул кичәгә килүчеләрне Театр елы белән котлады. 
  – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры – үз фикере булган, башкаларны кабатламый торган мәдәният учагы. Театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелү белән чиксез горурланабыз. Бу бөек исемне һәм язучы иҗатын аклауга бөтен көчебезне куячакбыз. Алга таба шулай җыелып, матур итеп бәйрәм итәрбез, дип ышанып калам, – диде ул. 
Якташыбыз, халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев әйтүенчә, Татарстанда 15 дәүләт театры бар, әмма Түбән Кама театры берсенә дә охшамаган. 
– «Җидегән чишмә» дә шәһәребезнең җаны, рухы шикелле. Аны бар җирдә дә беләләр. Әлеге кичәләр аша татарның күпме атаклы кешеләре узды. Бу әдәби-музыкаль берләшмә эшчәнлеген башыннан ук беләм, үзем дә катнаштым. «Җидегән чишмә» булмаса, мин шәһәрнең мәдәни һәм әдәби тормышын күз алдыма китерә алмас идем. Түбәнкамалылар күпме мәшһүр шәхес белән танышты! Сәхнәдә «үсеп», күпме шагыйрь, артист дөньяга чыкты! «Җидегән чишмә», Түбән Кама шәһәре – минем горурлыгым, – диде ул. Разил әфәнде шигырен укып, бүләкләрен тапшырды. Котлауларга якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, юмор остасы Алмаз Хәмзин дә кушылды. Ул театрның баш режиссеры Рөстәм Галиевка «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәнең 35 еллыгына багышлап язылган китабын бүләк итте. 
Рөстәм әфәнде кайчандыр үзе дә берләшмәне җитәкләп, 50 дән артык кичә уздырган шәхес. 
– Халык белән аралашасыбыз, теләкләрне җиткерәсебез килә. Матур ел булсын иде. Барлык тамашачыларны театрыбызда көтеп калабыз, – дип җиткерде ул теләкләрен.  
Театрга нигез салучылар һәм аның тормышында зур роль уйнаган, әмма инде бакыйлыкка күчкән шәхесләрне дә искә алдылар. Алар арасында – озак еллар дәвамында Халык иҗаты йорты белән идарә иткән Анатолий Богатырев, Рөстәм Фатыйхов, Ания Фәттахова, Айдар Кәримов, драматург Туфан Миңнуллин һ.б. 
Түбән Кама шәһәрендә шулай ук яшь тамашачы һәм «Мунча ташы» татар эстрада  театрлары да уңышлы эшләп килә. Соңгысының җитәкчесе Гамил Әсхәдулла Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрын котлады. 
– Безнең шәһәр үзенчәлекле. «Җидегән чишмә» оешканда мин анда эшли идем әле, шуңа күрә барысы да хәтердә. Җитәкчеләргә, кичәләрне оештырып торучыларга рәхмәт әйтәсе килә, бу чараларны һич тә бетерергә ярамый, – диде ул. Артистлар исә, миниатюра күрсәтеп, халыкны чын күңелдән көлдерде. 
Кичәгә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов та килгән иде. Озак еллар дәвамында әлеге театрда эшләп ул Казанга киткән һәм менә инде 15 ел дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Әмма үзе әйтүенчә, әле дә Түбән Кама белән яши. Тамашачыларга ул җырын бүләк итте.
Театр артистлары бу кичтә берничә образга керде. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Шулар арасында – 28 ел буе сәхнәдән төшмичә уйналып тамашачы мәхәббәтен яулаган Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу»; Төрки театрларының халыкара «Нәүрүз» фестивалендә иң яхшы спектакль, Улан-Удэ шәһәрендә «Алтын Сәргә», Төркиянең «Мең сулыш – бер тавыш» театр фестивальләрендә югары бәягә лаек булган Нәбирә Гыйматдинованың  «Бүре каны»; Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» һәм, әлбәттә, һәрвакыт зур уңыш белән барган Туфан Миңнуллинның «Гөргери кияүләре». Репертуарга кереп баручы Лев Толстойның «Алаша» спектакленнән дә өзекне карау кызык булды. Тамашачыларны тагын бер премьера көтә. Ул Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышлана. Билгеле булганча, ул татар һәм тумышы белән Кукмара районыннан булган. 
Киләсе 2019 елга – Театр елына аяк атлыйбыз. Алда безне ни көтә? Киләчәк күрсәтер.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: