Туган як

Түбән Кама районына кадәр булган, элеккеге Ширәмәт районына 70 ел була

Ширәмәт районы 1930 елның 10 августында барлыкка килгән.

Быел Ширәмәт районына 70 ел була. Совет власте урнашкач та, хәзерге район җирләре Ширәмәт районына караган. Анда 41 авыл Советы, 113 торак пункт кергән. Барлыгы 48506 кеше яшәгән, шуларның 35672се рус, 12277се татар милләтеннән булган. Районның чикләре берничә мәртәбә үзгәргән. Әйтик, 1940 елда анда 30 авыл Советы, 88 торак пункты, 1956 елда 25 авыл Советы, 89 торак пункт булса, 1960 елда 10 авыл Советы һәм 78 торак пункт кала. 1952 елның 8 маеннан 1953 елның 30 апреленә кадәр Чистай өлкәсе составына кергән.1959 ел мәгълүматлары буенча районда 33586 кеше яшәгән.
Бөек Ватан сугышында районнан 7833 кеше катнашкан, шуларның бары тик 2010сы гына туган якларына әйләнеп кайта алган. Алар арасында да авыр яралылар, сәламәтлекләре нык какшаганнар аз булмаган.
1963 елның 4 гыйнварында Ширәмәт районы бетерелеп, аның территориясе Чаллы һәм Чистай районнары составына бүленә. Район үзәге – Ширәмәт авылы (Богородское) булган. Авыл унҗиденче гасырда татар морзасы Үрәкәевнең дачасы була. XVIII гасырда граф Сергей Шереметьев тарафыннан сатып алына. Авылда 11 кибет, эреле-ваклы 53 завод була. Аларда авыл өчен кирәкле күп кенә товарлар җитештерелә. Район үзәге борынгы биналары белән дан тоткан авыл. Анда 1893 елдан бирле дәваханә эшләгән. Әле без кечкенә вакытта да әниләр Ширәмәткә йон теттерергә йөриләр иде.
Түбән Кама районы 1965 елның 12 гыйнварында Чаллы районыннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килгән дип саналса да, нигездә ул шул элеккеге Ширәмәт районына караган авылларны үз эченә ала. Күп кенә авылларның үткәне ерак тарихка барып тоташа.
Районыбыздагы Иске Чишмә авылы заманында зур авылларның берсе булып, анда хәтта Казан ярминкәләре гөрләп барган. Бу авыл турында сөйләгәндә 1881 елда 4805 джучид тәңкәләре турында язып китәсе килә. Авылда ирләр һәм хатын-кызлар өчен земский училище булган. Кармалы авылы тарихы VII гасырга барып тоташа. Түбән Уратма авылына XVII гасырда нигез салына. Районның иң матур урыннарының берсенә урнашкан кечкенә генә татар авылы «Би» (Сименеево) дип йөртелә, шулай ук XVII гасырга барып тоташа. Аннан ерак түгел урнашкан Зур Аты авылы тарихка 1890 елларда төзелгән чиркәве (церковь Покрова Пресвятой Богородицы) белән кереп калган. Балчыклы авылына XVIII гасырда нигез салына, аннан ерак түгел урнашкан Келәтле авылына бик күп түбәнкамалылар тәмле суга йөри. Ул авыл тарихы да XVIII гасырга барып тоташа. Авылдан ерак түгел Болгар һәйкәле калдыклары әле дә саклана. Бу тарихи истәлек XIII-XIV гасырларга карый. Аны Шәңгәлче авылы халкы карап тора, каберлеккә металл чардуган куелган. Шәңгәлче авылы – районның йөзек кашы, 1880 ел документларында телгә алына. Ерак түгел урнашкан Кушай, Ташлык авылларының да гасырдан артык тарихы бар. Ә әле хәзер дә районның иң зур авылларының берсе булган Зур Афанас авылы, волость үзәге булып хезмәт иткән. Районның Городище, Елантау, Колмакчы, Самоновка, Ачи, Поповка, Прости авыллары да, борынгы авыллар. Шундый бай тарихлы авыллар белән бергә районның чагыштырмача яшь авыллары да бар. Әйтик, Нариман авылына 1920 елда, Ключ Труда авылына – 1930 елда гына нигез салына.
Менә районыбызның кайбер авыллары турында кыскача тарих. Ә киләчәктә әле һәр авыл турында сезнең ярдәм белән, хөрмәтле газета укучылар, тулырак язарга исәп бар.
Күрәсез, Түбән Кама районы үзе чагыштырмача яшь булса да, авыллары күренекле, бай тарихлы. Авыллар киләчәктә дә сакланып калсын өчен, аларның тарихын да истә тотарга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: