Туган як

Түбән Кама районы буенча яңа полиция начальнигы билгеләнгән

Вазыйфаларны полиция подполковнигы Раил Гарипов үтәячәк.

Яңа җитәкче белән Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Владимир Ветлугин таныштырган. Раил Гарипов Түбән Камада туган, Казанда юридик институт тәмамлаган. Эчке эшләр идарәсендә хезмәт юлын талау һәм караклык очракларын ачу буенча оперуполномоченный буларак башлаган. Яр Чаллыда да эшләгән. Моңа кадәр Түбән Кама полициясе начальнигы булган Айнур Камалов Бөгелмә районы Эчке эшләр идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкарачак. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигының яңа урынбасары итеп Ольга Карамова билгеләнгән. Ул медицина өлкәсендә 12 ел хезмәт куя. Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган.

https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: