Туган як

Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә туу турында таныклыкны һәм сабый полисын рәсмиләштерергә мөмкин

Шәһәрнең перинаталь үзәгендә бала туу таныклыгы гына түгел, медицина полисы да алырга мөмкин.

«Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе» матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, бу яшь ата-аналарга уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Рәсмиләштерү өчен ата-аналар паспорты (оригиналы һәм күчермәләре), шулай ук никах турында таныклык (оригинал һәм күчермәсе) кирәк булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: