Туган як

“Түбән Кама Нефтехим” АҖ муниципалитетка торак йортны тапшырган

Хәзер анда яшәүчеләр үз фатирлары хуҗалары булып санала һәм тораклары белән үзләре теләгәнчә файдалана ала.

Тугыз катлы бу йорт 1997 елда тапшырылган. Түбәнкамалылар фатирларын хосусыйлаштырганда, предприятие исәбендә булган бу йортта яшәүчеләр мондый хокуктан мәхрүм иде. Биредә, нигездә, пенсионерлар яши. 20 елдан артык найм түләүчеләр дә бар. Хәзер исә фатирларын алар балаларына, оныкларына мирас итеп калдыра ала.  

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: