Туган як

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин – авылларга чыгып, аларны борчыган мәсьәләләр белән танышты

Район халкын борчыган төп проблемаларның берсе – начар юллар.

Сарсаз Бли, Кушай авылларында яшәүчеләр дә район башлыгына начар юллардан зарландылар. Киләсе елларда бу юлларны ремонтлау планлаштырыла. Монда 11 ел элек күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирелгәч төзелә башлаган Чайка бистәсендә дә юл начар. Бүгенге көндә монда 250 гаилә йорт салып кергән. Бистәгә киләчәктә күп чыгымнар таләп ителсә дә, газ һәм су да кертеләчәк. Ә менә балалар өчен, заманча мәйданчыкны алай озак көтәргә туры килмәстер; яңа ел бәйрәмендә Айдар Метшин мәйданчыкны карарга килергә вәгъдә бирде.

Фото: https://ntr-24.ru/#

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: