Туган як

Түбән Кама ашыгыч ярдәм станциясе табибларына Чаллыдан эшкуар көнкүреш техникасы бүләк итте

Ашыгыч ярдәм станциясенә электр чәйнекләре һәм өч микродулкынлы мич тапшырылды.

Чаллы фирмасы җитәкчесе Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләренә, аерым эпидемиологик хәл вакытында аларның эш шартларын җиңеләйтү өчен көнкүреш техникасы тапшырды.

- Станция коллективы чын күңелдән ярдәм өчен рәхмәт белдерә. Медиклар тәүлек буе эшли, бу көнкүреш техникасы аларга аеруча кирәк! – дип хастаханәнең матбугат хезмәтендә билгеләп үттеләр.

Фото: http://ncrb.su 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: