Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәле булачаклар

7 нче мәктәптә капиталь ремонт бара. Биредә тулы¬сынча түбәне алыштыралар.

Ике ел рәттән мәктәп түбәсе на­чар хәлдә булган өчен штрафка тартылган. Яңа уку елында мон­дый хәл кабатланмас. Эшләр инде ахырына якынлаша. Под­рядчылар аларны 1 августка тәмамларга вәгъдә бирә.

– Капиталь төзекләндерүне күптән көттек. Мәгариф идарәсенә хатлар да яздык. Ниһаять, безне ишеттеләр, – дип шатлана мәктәп директоры Ев­гения Базеева.

Түбә «Белем бирү оешмаларын­да капиталь төзекләндерү» республика программасы кысала­рында яңартыла. Шулар ук 10 нчы, 20 нче, 26 нчы, 27 нче һәм Югары Чаллы авылы мәктәбен көтә.

7 нче мәктәптә башка эшләрне дә тәмамлыйсы бар. Мәсәлән, вентиляция системасы сүтелгән, электрны тоташтырасы һәм видеокүзәтү камералары урнаштырасы бар.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев