Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәкләргә уку елын вакытыннан алда тәмамларга рөхсәт иттеләр

Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы федерация субъектларына календарь графигын үзгәртү яисә 1-8 сыйныфлар өчен уку елын вакытыннан алда тәмамлау хокукын бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку елы вакытыннан алда тәмамланган очракта дүртенче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары бөтенроссия тикшерү эшләрен дистанцион форматта ясасалар, ә укыту программасының үтмәгән өлеше киләсе елга күчереләчәк.

Мәгариф һәм фән Министрлыгы шулай ук төбәкләрне ике фән буенча тугызынчы сыйныф укучылары тарафыннан БДИ тапшыруны тәэмин итәргә кушты.

Татарстанда 6 апрельдән мәктәп укучылары дистанцион режимда белем ала. Балаларны  дистанцион укыту күпме дәвам итәчәге әлегә билгеле түгел: барысы да гомуми изоляция режимына бәйле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев