Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тавышлы күршеләргә чикләү

Озакламый күп катлы йортларда күршеләрне санга сукмый тавышланырга яратучыларның кесәләренә шактый суга торган штрафлар кертелергә мөмкин.

Бу турыда безгә Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев җиткерде. Закон әлегә проект кына. Әгәр Дума депутатлары тарафыннан кабул ителә калса, төнге сәгать унбердән иртәнге җидегә кадәр тавышланырга, көчле музыка тыңларга ярамаячак. Тынычлыкны бозучыларга биш меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф көтә. Юридик затлар өчен штраф күләме 50-150 мең сум. Бу административ штраф тынычлыкны бик еш бозучыларга салыначак. Әгәр сезнең төнге йокыгызны кафе яки башка берәр оешмадагы шау-шу боза икән, закон бозган өчен аларның эшчәнлеге 90 көнгә кадәр тукталып торачак.
Моны укыгач кайбер сабырсыз күршеләр сөенеп тә куярлар. Тик бу урында шунысын әйтеп китим: бала елаган тавыш, нык итеп атлап йөрүчеләр – гомумиләштереп әйтсәк, гадәти көнкүреш яшәеше тавышлары закон бозуга керми. Әгәр сезнең өстә төннәр буе бала елап чыга икән, аның үсеп, елавыннан туктавын сабырлык белән көтәргә кирәк булачак. Шулай ук, төнлә юынырга яраткан кешеләр өчен дә бу закон кагылмый. Чөнки санузел шаулавы да күршеләрнең тынычлыгын бозу булып исәпләнми.
Дөрес, мондый чикләүләр моңа кадәр дә бар иде. Әлегә, күп фатирлы йортларда 22.00-6.00 сәгатьләрдә артыгын тавышланырга ярамый. Бу законны санга сукмаучыларга 500-1000 сум штраф яный. Ә Федераль закон проектында, күргәнегезчә, штраф күләме күпкә югарырак. Өстәвенә, вакыт аралыгы да үзгәргән.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев