Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тавыш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен

Җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Президентын сайлау кампаниясенә әзерлек мәсьәләсе каралды. Булачак сайлауларга әзерлекнең барышы турында Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бликин һәм муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов чыгыш ясадылар. Түбән Камада Быел шәһәр картасында тагын бер сайлау участогы барлыкка килде. Аңа Фикърәт Табеев...

Җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Президентын сайлау кампаниясенә әзерлек мәсьәләсе каралды. Булачак сайлауларга әзерлекнең барышы турында Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бликин һәм муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов чыгыш ясадылар.
Түбән Камада Быел шәһәр картасында тагын бер сайлау участогы барлыкка килде. Аңа Фикърәт Табеев урамындагы 22 торак йортта яшәүчеләр кергән.
935 кешедән торган участок сайлау комиссияләре составы бүгенге көндә тулысынча комплектлаштырылган.
Сайлау көнендә, гомуми алганда, Түбән Камада яшәүче 172466 кеше һәм 64 хәрби хезмәткәр үзләренең сайлау хокукларыннан файдалана ала.
Президентны сайлау турындагы яңа кануннар нигезендә, сайлаучы үзенә уңайлы теләсә кайсы сайлау участогында, РФның теләсә кайсы төбәгендә һәм чит илдә тавыш бирә ала. Моның өчен 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр кешеләрдән сайлау көнендә үзләре булачак урыннардагы участокның сайлау исемлегенә кертү турында гариза кабул итү пунктлары эшләде.
Участок комиссиясе һәр кешегә үзенең сайлау участогы күрсәтелгән чакыру кәгазе тапшыра. Аеруча физик мөмкинлекләре чикле булган «көчле рухлы кешеләр»гә игътибар бирелә. Алар шәһәребездә 14388 кеше, шуларның 1197се - беренче группа инвалид. Бүгенге көндә аларның һәрберсе белән хәбәрләшеп, кайсысы өендә тавыш бирә, кайсысы сайлау участогына килә, кайсысының өенә машина яки бюллетень җибәрергә икәнлеге - барысы да хәл ителгән.
Сайлау барышында куркынычсызлык мәсьәләләре дә алдан кайгыртылган. 78 сайлау участогы һәм территориаль сайлау комиссиясе видеокүзәтү һәм Интернет челтәре аша трансляция системасы белән тәэмин ителгән.
Сайлауга яшьләрне җәлеп итү буенча да күп эшләр башкарыла. Мәгариф идарәсе белән берлектә, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге 120дән артык чара үткәрү планлаштыра.
Муниципаль районда
Районның 15 авыл җирлегендә һәм Кама Аланы поселогындагы 3 сайлау пунктында барлыгы 29110 кеше сайлауда катнашачак.
Татарстан Республикасында узачак сайлауларда тавышларны исәпләү өчен 149 электрон тавыш бирү комплексы (КЭГ) урнаштырылачак, аларның өчесе Түбән Кама муниципаль районы сайлау участокларында булачак. Аның ярдәмендә сайлау бюллетененең санлы аналогы булган махсус штрихкодлы уникаль карта ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин. Картаны сайлаучы участокка килеп теркәү узганда, паспортын күрсәтеп ала алачак. Бу карточканы бары тик бер генә мәртәбә һәм электрон тавыш биргәндә генә кулланырга була. Сайлаучыларга ярдәм йөзеннән, электрон тавыш бирү комплексыннан ничек файдаланырга икәнлекне күрсәтү өчен, авыл мәктәпләре укучыларын алдан өйрәтеп, волонтерлар төркеме булдырылган.
Сайлау көнне булган урыннарында сайларга теләгән кешеләрнең хокукларын тәэмин итү максатыннан, махсус гариза кабул итү пунктлары оештырылган һәм аларда шушы көнгә барлыгы 445 сайлаучыдан гариза кабул ителгән.
Түбән Кама районындагы күп кенә торак пунктлар тавыш бирү урыннарыннан еракта урнашканлыктан, автобуслар хәрәкәте маршрутлары көйләнгән, сайлаучылар санын исәпкә алып, һәр авыл җирлегенә транспорт беркетелгән. 2000 сайлаучыны 16 сайлау комиссиясе урнашкан урынга китерү өчен, бу көнне барлыгы 17 автобус хезмәт күрсәтәчәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев