Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татулыкка, дуслыкка багышлап...

Шәһәребезнең балалар бакчаларында һәм уку йортларында туган телебезгә һәм халыклар дуслыгына багышланган бик күп чаралар уздырыла. Шундый чараларның берсе шәһәрнең 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә булды.

Бу мәктәптә бүгенге көндә 905 бала белем һәм тәрбия ала икән. Биредә дистәдән артык милләт балалары булып, шулардан 413е – татар, 433е – рус, 16сы – чуваш, 5есе – башкорт, 6сы – украин, 8е – үзбәк һәм 24е – башка милләт балалары. Татар балаларының 327 се татар төркемендә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Бу 79 процентны тәшкил итә. Барлык рус телле балалар  рус һәм башка милләт әдәбиятын һәр сыйныфта 2-4 сәгать укыйлар. Бу шәһәр мәктәпләре арасында иң югары күрсәткеч.
Мәктәп 2018-2019 елның икенче чиреген түбәндәге күрсәткечләр белән тәмамлаган: туган тел һәм әдәбият буенча өлгереш 99,6 процент, ә «4» кә «5»кә уку сыйфаты 90 процентны тәшкил итә. Татар теле укытучылары барысы да тиешле белемле.
Мәктәп директоры Анатолий Степанович Сергеев, милли эшләр буенча директор урынбасары Рәмзия Фәрвәз кызы Нуриева югары категорияле, зур стажлы, татар теле, татар милләте өчен янып-көеп хезмәт итүче кешеләр. Телләр турындагы канунны тормышка ашыруда алар ата-аналар һәм җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә торып, нәтиҗәле эшлиләр. 
Төрле милләтләрнең теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган фестивальдә миңа аксакаллар шурасы әгъзасы буларак катнашырга туры килде. Бу мәктәптә төрле милләт балаларының тату, дус яшәвенә зур игътибар бирелә. Килгән кунакларны төрле милли киемнәрдә киенгән балалар каршы алып, актлар залына озата бардылар. Ә анда татар халык җырлары яңгырый, чиратта –рус һәм башка милләт көйләре. Мәктәптә чын мәгънәсендә бәйрәм – дуслык бәйрәме..
Кичә «Әссәләмәгәләйкүм» җыры белән башланды, сәхнәдәге җырчылырны урыннарда утыручы укучылар күтәреп алып, безне барыбызны шаккатырып, республика артистлары кебек оста башкардылар. Алардан соң сәхнәгә милли татар киемнәре белән чыккан укучылар курайда моңлы татар көйләрен уйнады. 
Кичәне ике телдә алып бардылар, чыгышлар төрле телдә һәм милли киемнәрдә башкарылды. Гөлнара Тәхәвиева үзенең яраткан татар халык җырлары белән укучылар арасында дан казанган укучыларның берсе икән. Аның бүгенге чыгышын да озакка сузылган кул чабулар күмде. Биюче укучыларны 6 б сыйныфы укучысы Лиза Маркелова башкаруында рус халык җырлары алмаштырды.
Сәхнәдә таҗик, башкорт биюләрен, Айда Мамедова башкаруында әзербайжан биюләрен көчле алкышлар белән каршыладылар.
Җыр һәм биючеләрне шигырь укучылар алмаштырып, кичәне дәвам иттеләр: 2а, 5б сыйныфлары укучылары татар телендә шигырьләрне, 6 б сыйныфы укучысы А.Куликов – чуваш телендә, Илдус татар телендә Г.Тукай, М. Җәлил, Һ.Такташ һ.б. язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең шигырьләрен чын артистлар кебек башкардылар.
Кичә Данил һәм Майяның «Семья» һәм «Кояшлы ил» җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.
Ике сәгатькә якын сузылган кичә сизелмәде дә, бер-бер артлы, җыр, бию, шигырь сөйләү һәм дикторның дуслык, татулык турындагы чыгышлары кичәдә катнашучыларның күңелләрендә озак сакланачагы йөзләрендә чагылды, һәркем бик канәгатьләнеп, дәртләнеп, шатланып таралышты.
Чыннан да, җирдә яшәгәндә татулыкка, дуслыкка, бер-береңне аңлап, ярдәм итеп яшәүгә ни җитә! Милләтләр арасында дуслыкка омтылу – ул үз телеңне (ана телеңне) белүгә, саклауга һәм башка телләрне өйрәнүгә ярдәм итә. Ана телебезне олылыйк, яратыйк. Бу тел – әби-бабай, әти-әни теле. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев