Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин

Фото: Салават Камалетдинов "Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый...

Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин

"Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Анатолий Фомин мәгълүмати-эксперт үзәгенең эш тәртибе, мәгълүматның ничек җиткерелүе, нинди ММЧ лар хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Көн дәвамында үзәккә 30 лап эксперт киләчәге турында хәбәр ителде. Бу политологлар, галимнәр, халыкара күзәтүчеләр һәм башкалар. "Пирамида" сарае бүген үзенә күрә дискуссия мәйданчыгы булачак. Мәгълүмати-эксперт үзәгендә 40 ММЧ дан 150 дән артык журналист аккредитацияләнгән.

"Республика, ил һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле вакыйга булган Россия Президентын сайлау буенча күп айлык сайлау алды кампаниясе тәмамланды. Узган елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы законга төзәтмәләр кертеп, сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Россия һәм төбәкләрдәге Иҗтимагый палаталарга йөкләгәч, бу шундук берничә сорау уятты. Ник? Болай булганы юк иде бит? Мин әйтер идем, без моңа таба күптәннән барабыз. Чөнки Иҗтимагый палата төрле юнәлешләрне, иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Татарстанда 6 меңгә якын коммерцияле булмаган оешма исәпләнә, алар сәясиләштерелмәгән. Әлбәттә, иҗтимагый оешмалар фикере әһәмиятле. Минемчә, законга төзәтмәләр кертү гадел булды. Безгә мониторинг уздыру йөкләнде. Бу тавыш бирү көне генә түгел, кандидатларның чыгарылуы, сайлау штаблары, сайлау фондлары формалашуын да күзәтү", - дип белдерде Анатолий Фомин.

Иҗтимагый палата рәисе сайлау процессының барлык этаплары җәмәгать күзәтүчеләре игътибарында булуын билгеләп узды. "Без эшче төркемнәрне формалаштырдык. Алар 3 меңгә якын күзәтүчене өйрәтү белән шөгыльләнде. Бу барлык 43 муниципаль бермәлек вәкилләре. Барлык катламнар тәкъдим ителде. Без сайлау участокларында күзәтүчеләр аеруча объектив бәяләмә бирер дип өметләнәбез. Бүген көн дәвамында 2817 сайлау участогыннан күзәтүчеләрдән мәгълүмат килеп торачак. Без көн азагында йомгак ясарбыз. Эксперт үзәгенең максаты - дискуссияләр уздыру, барлык сәяси көчләр белән очрашу. Көн дәвамында барлык кандидатларның сайлау штаблары җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Аларның фикерләрен ишетәчәкбез. Без политологларны, галимнәрне тыңлаячакбыз. Сайлау участоклары ябылгач, якынча нәтиҗәләр игълан итәчәк. Иртәгә, берсе көнгә 6 елга сайланачак Россия Президенты исемен ишетәчәкбез", - диде Фомин.

Анатолий Фомин, председатель Общественной палаты РТ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X