Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме билгеләнде

Документ 2024 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.

Татарстанда 2024 елга балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме расланган. Татарстан Хөкүмәтенең әлеге карары Республика хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде, дип яза «Татар-информ».

Документ 2024 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.

Түләү күләме мәктәпкәчә оешманың атна дәвамында эшләгән көн һәм сәгатьләр санына, шулай ук юнәлешенә (гомуми белем бирү һәм комбинацияле, яки компенсацияләү һәм сәламәтләндерү), баланың яшенә бәйле рәвештә аерыла.

Әйтик, өч баладан кимрәк гаиләләрдә сабыйның биш көнлек балалар бакчасына баруы аена 935 сумнан алып 4 646 сумга; 4058 сумнан 5582 сумга төшә. Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә — 468 сумнан 2323 сумга кадәр; бакчага алты көн бару исә 2029 сумнан 2791 сумга кадәр төшәчәк.

Компенсацияләү һәм сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемнәрдә ата-ана түләүләре баланың торышына бәйле рәвештә дә үзгәреп тора: махсус дәвалау-сәламәтләндерү чараларына мохтаҗ, шул исәптән еш авыручы балалар өчен; үсештә башка тайпылышлары булган балалар өчен; фонетик-грамматик бозылулары булган балалар өчен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев