Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда автомобильләрен газга көйләүчеләр 11 тапкырга арткан

Фото: Султан Исхаков 2017 елда транспорт чараларын газ баллонына көйләү турында 8,8 мең таныклык бирелгән. (Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгы җайланмасына көйләүчеләр арта. Узган ел автомобильләргә газ баллоны урнаштыру хакында 8,8 мең таныклык бирелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр...

Фото: Султан Исхаков

Татарстанда автомобильләрен газга көйләүчеләр 11 тапкырга арткан2017 елда транспорт чараларын газ баллонына көйләү турында 8,8 мең таныклык бирелгән.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгы җайланмасына көйләүчеләр арта. Узган ел автомобильләргә газ баллоны урнаштыру хакында 8,8 мең таныклык бирелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов әйтте.

"2015 елда әлеге җайланманы урнаштыру турында 761 таныклык бирелде. 2016 елда исә 4759 машина хуҗасы яңа төр ягулык ягарга рөхсәт кәгазе алды. 2017 елда транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү турындагы таныклык 8846 кешегә бирелде. Бу - мөрәҗәгатьләр саны 11,6 тапкырга артты дигән сүз", - диде башлык.

Аның сүзләренчә, 2017 елда мондый төрдәге 8,8 мең таныклык тапшырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев