Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар бу атнада Республикада һава торышы җылыначак дип фаразлыйлар.

Чәршәмбе көнне, 4 майда, көндезге температура +14...+19 градуска кадәр күтәрелә дип көтелә.

Дөрес, көн яңгырлы һәм җилле була дип фаразлыйлар. Аның тизлеге 15-20 гә хәтле җитәчәк. Башта җил көньяк-көнбатыштан исәр, аннары ул үз юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырачак.

Татарстанның күпчелек районнарында явым-төшем көтелә. Урыны белән төнлә дә яңгырлы булыр.

Гидрометүзәк аңлатуларынча, бу безнең төбәк аша атмосфера фронты үтү белән бәйле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев