Туган як

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түбәнкамалы Социалистик хезмәт герое Ганҗә Әхмәдиевага "ТАССР ның 100 еллыгы" медален тапшырган

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узган һәм Яз һәм Хезмәт, шулай ук Бөек Җиңү бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган.

Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, мәдәният, медицина  хезмәткәрләре һ.б. катнашкан. Гәнҗә Әхмәдиева Актүбә авылында туган, 1961 елда Түбән Камага килеп башта буяучы, аннары бригадир булып эшли башлаган. Бүләкләре арасында “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин ордены да бар.

Фото: https://vk.com/nknews

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: