Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Татарның сайрар сандугачы иде»

16 гыйнвар көнне 84 нче яшендә татар халкының легендар җырчысы, үзенең бөтен гомерен, талантын татар эстрадасына багышлаган бөек шәхес, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров вафат булды.

Ул 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, филармониягә эстрада солисты булып урнаша һәм тиз арада тамашачының күңелен яулый. Илһам Шакировның репертуары гаять дәрәҗәдә киң иде. Ул бигрәк тә татар халык җырларын кешеләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп башкарды. Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хабибуллин, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов һәм башка мәшһүр композиторлар язган әсәрләрне дә халык беренче булып аның башкаруында ишетте. Ул Татарның сайрар сандугачы иде.
Соңрак Илһам Шакиров башкарган җырлар пластинкаларда, дискларда, видеоязмаларда халыкка күпләп таратылды. Җырларының күбесе хәзер чын мәгънәсендә халыкның иҗат хәзинәсенә әверелде.
Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере эчендә легендар җырчы илебезнең күп шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә гастрольләрдә булды. Татарстанның үзендә дә ул аяк басмаган шәһәр һәм авыл калмагандыр. Түбән Камага да күп мәртәбә килгәне бар иде аның. Әнә шулай итеп, җырчы үзенең иҗаты белән милләттәшләребез күңелендә тирән эз калдырды. 
Урының оҗмахның түрендә булсын, Илһам абый!
Түбәндә шагыйрә Илзирә Вәлиуллинаның Илһам Шакиров вафаты уңаеннан язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Халык артисты Илһам Шакировның якты истәлегенә

Буран дулый,җил очырта
Карларны пыран-заран.
Гүя, җиһан хәбәр сала:
«Китә, дип, 
               моңлы балаң».

Бүген бураны да үзгә,
Башкачарак котыра...
Карларны да бер моң итеп,
Барыр юлга тутыра.

Җил моңлана...
            Милли моң бу! –
Югалткан мәшһүр улын.
Шуңа күрә табигать тә
Моңнан түшәгән юлын...
Илһамлы юл...  Ап-ак юл бу!
Илһамлы көн – илаһи...
Илһам Шакиров шикелле
Моңлы көн бу...валлаһи!

Бүген күңел җырчы кебек
Сузып, сызып моңлана.
Татар җыры,
                 нәкь Илһамча,
Шакировча җырлана!

Илһам ага үзе әйтте:
«Милләтне, дип,
                    моң саклый,
Дин һәм милли көйләребез
Халкымны данлый, яклый».

Милли көйне хәтерләтеп,
Буран сара юлымны.
И, Раббым,
           нәүмиз калдырып,
Алдың моңлы улыңны.
Илзирә Вәлиуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев