Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарлар дөньясында

Милли хәят

Республикада эшләүче яшьләрнең «Безнең заман» ачык телевизион фестивале башланды. Анда катнашу өчен гаризаны 25 сентябрьгә кадәр beznenzaman@mail.ru электрон адреска җибәрү сорала. Фестивальнең зональ этабы 2-3 октябрьдә Түбән Камада узачак. Бер сәхнәдә Татарстанның 10 районы вәкилләре ярышачак. Җиңүчеләр исә шәһәребез данын 11-12 ноябрьдә Казанда үтәчәк финалда яклаячак. Фестиваль дүртенче ел рәттән уздырыла. Анда түбәнкамалылар да актив катнашып, җиңүләргә ирешә. Шартлары һәм кагыйдәләре белән www.bzzm.ru сайтында танышырга мөмкин.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан һәм «Түбән Кама әдипләренең әдәби иҗаты» проекты кысаларында Кол Гали исемендәге милли китапханә чираттагы
очрашуны оештырды. Шагыйрә Гөлчирә Ибатуллина белән очрашу 18 сентябрьдә онлайн-режимда узды. Шагыйрә үзе турында сөйләде, иҗаты белән таныштырды, түбәнкамалыларның сорауларына җаваплар бирде. Гөлчирә Ибатуллина шулай ук күп санды җырлар авторы буларак та билгеле.
Аның сүзләренә язылган җырларны җирле артистлар да, республика җырчылары да башкара. Кол Гали китапханәсе «Төбәгебез әдипләре – балаларга» дигән тагын бер проектны уңышлы тормышка ашырып килә.

«Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» конкурсының чираттагы этабы башланды. Анда Түбән Кама архивы начальнигы Зөлфия Зиннәтуллина да катнаша. Инстаграм челтәрендә ул җирле архив тарихы, хез-мәткәрләре, эшчәнлеге, яңа-лыклары белән таныштырып яздырган видео урнаштырган. Видео инде күп кенә «лайк»лар җыйган. Якташыбызга конкурста җиңәргә ярдәм итик, https://www.instagram.com/goskomarhiv.tatarstan/ сылтамасы
аша үтеп, тавышыбызны бирик.

Түбәнкамалы Гөлгенә Давыдова «Минем Татарстан» зур фотомарафонында җиңгән. Зур ярышта меңләгән кеше катнашкан. Алар атна саен бирем үтәп, төшергән фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштырып барган. Гөлгенә ханымга Fujifilm X-T30 фотоаппараты бүләк ителгән. «Җиңүемне көтмәгән идем. Әле дә ышанмыйм. Күптән җиңел һәм кечкенә камера турында хыялландым, әмма күңелгә ятышлысын сайлый алмадым. Марафон дәвам итсә, республиканың төрле урыннары буенча 1-2 көнлек туристлык маршрутларын әзерләр идем», дип яза Гөлгенә Давыдова.

Лилия Заһретдинова әзерләде

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев