Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарча яхшы беләләр

Күптән түгел районыбызның Кызыл Чишмә мәдәният йортында, балалар бакчаларында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2019» муниципаль конкурсы булды.

Бу конкурсның хәзерге көндә нинди әһәмияткә ия булуын күздә тотып, барлык балалар бакчаларында кызу эш кайнады. Башта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең үзләрендә сайлап алу турлары узды. Аннан, шәһәребезнең балалар бакчаларында эш тәҗрибәсе буенча иң лаек булган рус телле тәрбиячеләр финалга чыкты.
Конкурсантлар сәхнәдә берничә бирем үтәп, тәрбияче буларак үзләренең күпкырлы белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Беренче бирем – визит карточкасы булды. «Мин – шәхес» дип аталды ул. Конкурсантлар, чират буенча, ни өчен бу һөнәрне сайлаулары хакында ике телдә сөйләделәр. Күпчелеге: «Без өч телне – татар, рус һәм үз телебезне беләбез», – дип горурландылар.
Икенче биремдә «Йорт кошлары һәм хайваннар», «Сәламләү», «Туган җир» темасына җөмләләрне, сүзләрне рус теленнән татар теленә һәм сүзләрне, җөмләләрне киресенчә тәрҗемә иттеләр. Конкурсантларның һәрбер чыгышына, һәр җавабына мәртәбәле жюри тиешле бәя бирде. Ә җиңүчене билгеләү аларга бик җиңел булмагандыр. Чөнки, конкурсантларның һәркайсы үзенең бай гыйлемле, үз эшенең остасы булуын дәлилләде.
Җиңүчеләр – Валентина Кондрабаева (82 б/б), Светлана Ганихина (45 б/б), Наталья Петрова (96 б/б) – 1, 2, 3 урыннарга лаек булды. Аларны мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева һәм Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева бүләкләде. Ярышта катнашучыларның берсе дә призсыз китмәде, алар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.
Без, Аксакаллар шурасы әгъзалары бу чарадан бик сөенеп, зур канәгатьләнү хисләре кичереп, телебезнең киләчәге өчен сөенеп кайттык. Менә бит, рус телле тәрбиячеләр төрле учреждениеләрдә, предприятиеләрдә халык белән эшләүчеләрнең, кайбер түрә һәм депутатларның «говорите по русский» диючеләрнең борыннарына чирттеләр.
Югыйсә, татар милләтеннән булган кешеләрнең каннарында татарлык сакланган булганга, аларга татарчаны өйрәнергә ул кадәр үк көч таләп тә ителмидер. Иң мөһиме – теләк һәм ихтыяр көче кирәк.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X