Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарча да яхшы бел!

Түбән Камада республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә балалар бакчаларында эшләүче 30га якын рус тәрбиячесе катнашырга теләк белдергән иде. Соңгы сынауларга тугызы гына җитте. Финал Красный Ключ бистәсенең «Сказка» балалар бакчасында узды.

Катнашучы тәрбиячеләр – барысы да рус милләтеннән. Татар телен кайберләре – мәктәптә, кайберләре татар егетләренә кияүгә чыккач өйрәнгән. Алар барысы да рус төркемнәрендә эшлиләр. Балалар белән татар теле дәресләрендә алган белемнәрен ныгыталар. Моның өчен алар төрле җырлардан, уеннардан файдаланалар. Мәсәлән, 45 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Нәбиева сабыйларга «курчак» сүзен ничек аңлатуы турында сөйләде... 
Финал чыгышларында тәрбиячеләр башта үзләре белән таныштырдылар, аннары балалар белән ничек уйнауларын, шөгыль барышын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. 
Түбән Каманың мәктәпкәчә мәгариф белем бирү учреждениесе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева белдерүенчә, әлеге бәйге тәрбиячеләрне безгә яңа яктан ачарга ярдәм итә. «Алар арасында сүз осталары, артистлар бар», – ди ул. Финал нәтиҗәләре буенча беренче урынны 43 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Ситникова яулады. Ул Арчада узачак республикакүләм бәйгегә барачак. 
Раушания СИБАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев